Соңгы уку көннәрендә Аксубай районының ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне узды

2018 елның 29 мае, сишәмбе

        Соңгы май көннәрендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә  3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. ГХАТ  бүлегендә 10 нчы сыйныф укучылары булдылар. Бүлек җитәкчесе Светлана Крайнова загс органнарының тарихы, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләде, балаларга актлар язуларын  кайда һәм ничек итеп сакланганын күрсәтте, 40 - 50- ел элек теркәү китаплары нинди булганын, бүгенге кондә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү ни рәвешле гамәлгә ашырыла. Укучылар нинди актлар язмаларының төрләре барлыгын белделәр, архивның формалашуы ничек барганын, статистика бүлегенең ничек эшләвен, никах төзүнең шартларын, фамилияне, исемне яки  әтисенең исемен үзгәртергә теләгән очракта, аталыкны билгеләгән вакытта, уллыкка яки кызлыкка алу нәрсәне аңлатканын һәм алар арасындагы аерма белән таныштылар. Һәм мондый теркәү төре - туу һәм үлем актларын теркәве дә игътибардан читтә калмады.

Балалар тантаналар өчен залны, хезмәткәрләрнең эш кабинетын һәм архив бүлеген  күрделәр, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы аша дәүләт хезмәтләрен мөрәҗәгать итү тәртибе белән таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International