Бүгенгесе көндә һәр компьютер да, телефоннар да интернет челтәренә тоташтырылган. Көн саен интернетта эшләргә мөмкинлек алган балалар саны күбәя генә бара. Шунлыктан интернетта балаларның куркынычсызлыгын саклау, тәэмин итү проблемасы килеп баса
Белгечләр ата-аналарга интернет челтәрендә тәртип саклау культурасы һәм медиа куркынычсызлык турында сөйләделәр. Шулай ук иң еш очрый торган куркыныч, хәтәр очраклар белән таныштырдылар һәм аларны ничек булдырмаска мөмкинлеген аңлаттылар. Чараның ахырында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә “Баланы ничек компьютерга бәйлелеген булдырмаска” дигән буклетлар тапшырылды.