Район хакимиятенең утырышлар залында терроризмга каршы комиссия утырышы уздырылды

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

        Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы рәислегендә терроризмга каршы комиссия утырышы уздырылды

Утырышның төп темасы  булып район территориясендә терроризмга һәм экстремистик күренешләренә   игътибарны көчәйтү, бигрәк Казан шәһәрендә футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү чорында, Россия көне, Сабантуй бәйрәме, шулай ук балаларның җәйге ялын оештыру вакытларында. Комиссия утырышында  шулай ук «Имин шәһәр»мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әлеге чарада террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау  буенча комплекслы планың үтәлеше тикшерелде. Ике авыл җирлеге  башлыклары бу юнәлеш буенча үз авыл җирлеге территориясендә башкарган эшләре турында сөйләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International