Балаларны яклау Көненә багышланган картинг  буенча ярышлар

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

31 май көнне  МББУ "Аксубай 2 нче урта мәктәбе" базасында балаларны яклау Көненә багышланган картинг буенча ярыш уздырылды. Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге   белән берлектә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм юхиди бүлеге буенча эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге оештырды

Җиңүчеләр:

Кечкенәләр төркемендә:

1 урын - Быков Антон

2 урын - Фәттахов Хәбир

3 урын – Яковлев Тимур

Урта яшьтәгеләр төркемендә:

1 урын -  Анна Леонтьева

2 урын - Герасимов Никита

3 урын – Шафеев Ярослав

Өлкән яшь төркемендә:

1 урын -  Илендеев Сергей

2 урын –  Лукин  Илья

3 урын – Холодилов Владислав

Ярышларда җиңүчеләр МББУ ӨББ “ Мәктәптән тыш эшләр үзегенең” мактау грамоталары  һәм юл хәрәкәте иминлеге Фондынан (Гималтдинова Г. Х.) кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Шулай ук барлык катнашучыларга да кызыксындыру призлары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International