Яңа Узи авылында яшәүче Хамидуллин Гилязетдин Хайрутдинович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Аксубай муниципаль районы башлыгы Гилманов Камил Камалович котлады. Чәчәк букеты белән бергә Камил Камалович юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга социаль яклау бүлеге башлыгы Е.С. Зайцева да кушылып, исәлек – саулык, озын гомер теләде.