Элек-электән традиция буенча язгы кыр эшләрен тәмамлаганнан соң барлык халык яраткан бәйрәм – Сабан туен уздырабыз. 17 июнь көнне бу бик матур бәйрәм безнең Аксубай җирендә үтте.

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Һәр елны Сабан туе безне үзенең юмартлыгы, матурлыгы белән куандыра.Бу бәйрәм үз эченә татар халкының күп гасырлар буена килгән  тормыш рәвешен, халыкның  рухи байлыгын үз эченә алып барлык милләт вәкилләре бәйрәменә әйләнде. Бүген безнең күп милләтле районыбызда  Сабантуй. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бик җентекләп бәйрәм  үткәрүнең  мәдәни программасын әзерләделәр. Балалар сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, авыл мәдәният йортлары актив катнашучылар булдылар.

 

Бәйрәм белән район башлыгы Камил Гилманов котлады. Район башлыгы барысына да изге теләкләрен җиткерде, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Күп гасырлар элек туган әлеге бәйрәм чын халык бәйрәменә әверелде.

Сабан туе әләмен күтәрү хокукы районның иң яхшы механизаторлары Гатауллин Рамил Рафикович ( «Аксу Агро») белән  Матросов Юрий Геннадьевичларга ( ООО Агрофирма) бирелде.

Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгының барлык тармакларында эшләүче алдынгыларны хөрмәтләделәр.

Район башлыгы җитәкчелегендә килгән кунаклар өч милли: татар, рус , чуаш үзәкләрен карадылар.Барсы да җыр- бию, матур сүзләр белән каршы алдылар.Анда милли ризыклар белән сыйланырга мөмкинлек бар иде. Башкалабызда узган дөнья Чемпионатына багышлап футбол тубы рәвешендәге камыр ризиклары искиткеч иде.

 Кече сәхнәсендә үзләренең матур чыгышлары белән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларның игътибарын җәлеп иттеләр. Балалар күңел ачсын өчен дә шартлар тудырылган иде.Батутларда сикерү, карусельдә әйләнү  күңелләренә бик хуш килде.

Төп мәйданда төрле конкурслар үтте: гер күтәрү, сулы чиләкләр белән йөгерү , аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык сугышы һ б к

Төп мәйдан сәхнәсендә иң яхшы артистлар чыгыш ясадылар. Алим Идиатуллин, Татьяна Григорьева, Елена Охотникова, Василий Воронин, Марина Царегородцева, Надежда Мишина, Алия Сулейманова, Илназ Гафиятов, Гилемдар Мингалеев, Эдуард Ильин, Ильхат Фаизова һәм Резеда Юнысоваларның чыгышларын тамашачылар бик рәхәтләнеп карадылар.Концерт программасы кунагы, Чуваш эстрадасы артисты , Вера Кожеманованың чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килде.  Бу көнне табигать тә үзенең матур, кояшлы көне белән барлык бәйрәмгә килүчеләрне сөендерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International