Барлык бала да хыялланырга, хыялларын тормышка ашырырга ярата. Ә бит төрле киемнәр кию эшнең яртысы гына,ә менә кызыклы рәсемнәр ясау зур осталык сорый. Һәм менә безнең тәрбияләнүчеләргә матурлык дөньясына сәяхәт кылырга тәкъдим ителде. Боди-арт - бу тән тиресенә төрле рәсемнәр ясау сәнгате. Рәсемнәрнең темасы чикләнмәгән,гади генә рәсемнән башлап иң модалы композицияләргә кадәр ясарга мөмкин. Безнең тәрбияләнүчеләр безгә БОДИ-АРТ шоу күрсәттеләр.Бик күп кызыклы идеяләр, образлар, хыялларын чынбарлыкка ашырган төрле рәсемнәр күрдек.