Һәр елгы традиция буенча  быел да  21 июньдә Аксубай эшчеләр бистәсендә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе кысаларында митинг узды

2018 елның 22 июне, җомга

Чарада Аксубай муниципаль район Башлыгы Камил Гилманов, Бөек Ватан сугышы ветераны  Тимирясов Елисей Мурзович,  Идел Буе хәрби округы инспекторы  Генерал – майор Анатолий Моловствов ,РФ эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге башлыгы Илнар Камилиев, иҗтимагый оешмалар, ветераннар, волонтерлар, бистәдә яшәүчеләр катнашты. Барлыгы 600 гә якын кеше җыелган иде.

Акциядә катнашучылар шәмнәр кабыздылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Туган илебезне яклаучыларны  бер минут тынлык белән искә алдылар. Безнең бурыч – хәтерне саклау. Беркем дә онытылмады һәм бернәрсә дә онытылмас.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International