Сабан туе – хезмәтне яраткан,хөрмәт иткән,  җиребезне яраткан, үз эшләренең осталарының бәйрәме. Сабантуй – җир  хуҗаларының, җирдән мул  уңыш алып,  илебезне  муллык һәм тотрыклылык белән  тәэмин итүче кешеләр бәйрәме. Ял көннәрендә, 23  июньдә, Аксубай делегациясе Димитровград шәһәрендә уздырылган  Сабантуйда катнаштылар

2018 елның 24 июне, якшәмбе

Инде уналтынчы ел аксубайлылар һәм димитровградлылар бу гүзәл бәйрәмене бергәләп үткәрәләр. Бу еллар эчендә икътисад, мәдәният һәм  мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтә урнаштырылды. Әйтергә кирәк, ел буе очрашулар , тәҗрибә алмашулар , уртак семинар һәм башка чаралар уздыру элемтәне тагын да ныгытты. Әйе, Димитровград Сабантуй         мәйданында   кунаклар саны арта бара. Рәсми ачылу тантанасына чаклы Аксубай районы җитәкчесе Камил Гилманов җитәкчелегендәге Аксубай  делегациясе Ульян  шәһәре җитәкчеләре, депутатлар һәм татар диаспорасы вәкилләре белән очраштылар. Рәсми ачу тантанасында мәртәбәле кунакларны сәхнәгә чакырдылар, шунда  безнең районнан барлык кунакларга милли баш киемнәре – түбәтәйләр, мәчете рәсеме төшерелгән зур картина, акчалата сертификатлар тапшырылды. Димитровград шәһәре администрациясе аксубайлыларга региональ хезмәттәшлекне  саклап калу,   ныгытуга зур өлеш  керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов Татарстан Республикасы һәм аксубайлылар исеменнән бәйрәм белән котлады.

 «Хөрмәтле димитровградлылар , шушы еллар эчендә безнең элемтә бик ныгыды,- диде Камил Камалович. – Безнең киңәшләшеп эшләвебез аркасында   барлык өлкәләр дә үз җимешләрен бирә. Без сезнең уҗышларыгызга шатланабыз, шәһәрегез көннән – көн матурлана , төзекләнә, басуларыгызда мул игеннәр шаулый, димәк зур уңыш алырга нигез бар. Сез , ата-бабаларыбызның традицияләрен саклап калып, гореф-гадәтләрне онытмыйсыз, тагын да баетып торасыз”- дип сүзен тәмамлады җитәкче.Һәм Камил Гилманов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Димитровград халкына һәм кунакларга  котлау юлламасын укыды.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң сәхнәдә урынны безнең артистлар алды. Район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе  коллективлары катнашында яхшы әзерләгән программа шәһәр халкын  бу юлы да битараф калдырмады. Артистларны кабат - кабат сорап сәхнәгә чыгардылар. Тамашычыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр: Василий Воронин, Марина Царегородцева, Эвелина һәм Дарина Сруртдиновалар, Ильхат Фәизов, Резеда Гатина,  Фәнис Низамов, Резеда Юнысова, Елена Охотников,  Надежда Мишина, Гөлфия Гинятуллина,  балалар сәнгать мәктәбенең «Вдохновение»иҗад хореография төркеме һәм алып баручы Наталья Егорова.

Аксубай районының талантлы артистлары дмитровградлыларның күңелләрен яуладылар. Аксубай туган якны өйрәнү музее һәм «Ак калфак» иҗтимагый хәрәкәте хезмәткәрләре  мастер-класслар, милли уеннар оештырганнар иде. Егермеләп  безнең спортчы төрле ярышларда катнашып өлгерлекләрен һәм  активлыкларын күрсәттеләр. Ә Сабантуйның  иң мөһим чарасы – милли көрәш бик күләмле булды. Монда Ульян, Самара өлкәләренең , Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрнең   иң көчле батырлары җыелган иде. Шулай да безнең көрәшчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

МКУ "Мәдәният бүлеге" башлыгы Алексей Тимирясов һәм район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева Урмандеево авыл җирлегенә, Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Ахняф Сунеевка  һәм аның коллективына игътибарлары һәм тәмле чәйләре өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук Дмитровград шәһәрендә чыгыш ясау өчен үз хезмәтләрен кызганмаган район мәдәният йортыннан : Людмила Нестеркинага, Людмила Докторовага, Наталья Шишкинага, Анатолий Никифоровка, Александр Панюковка һәм барлык хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International