Район башлыгы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Аксубай муниципаль район Башлыгы рәислеге астында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы  уздырылды. Берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар һәм кабул ителгән карарны үтәү өчен бурыч куелды. Органнарда һәм оешмаларда конфликтларны кисәтү мәсәләләре буенча район прокуроры чыгыш ясады. Контроль-хисап палатасы 2018 елның беренче яртыеллыгында бюджет акчаларын контрольдә тоту һәм коррупцион хокук бозуларны булдырмау буенча контроль-хисап палатасы рәисе чыгышы тыңланды.  2018 елның 1 яртыеллыгында норматив хокукый актларга экспертиза уздыру буенча эшләнгән эшләр турында юрист сөйләде. Республика беркетмәләрен  үтәү һәм алдан уздырылган чараларны район башлыгының  коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары анализлады.

Утырышны тәмамлап район Башлыгы К.К.Гилманов районыбызда коррупция күренешләрен булдырмауны максат итеп куйды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International