Июнь аеның соңгы көне Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының хезмәткәрләренә бик күп уңай эмоцияләр алып килде. Ландыш һәм Илсур Хәмидуллин – башкарма комитетының белгечләре һәм аларның никахлары рәсмиләштерүгә күпсанлы туганнары, дуслары һәм коллегалары җыелган иде. Башкарма комитетының җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова өйләнешүчеләрне тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар. Профсоюз оешмасы исеменнән аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.