Аксубай муниципаль районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Быел Аксубай муниципаль районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне беренче тапкыр Аксубайның үзәк мәйданында билгеләп үтелде. Һәр теләгән кешегә символик “Мәхәббәт аркасы” янында фотога төшү һәм бәйрәмнең символы – ромашкадан – бәйләм ясау мастер-классында катнашу мөмкинчелеге тудырылган иде. Бәйрәм үз канаты астына гаилә парларын – юбилярларны, яшь гаиләләрне, өлкән сыйныф укучыларын, яшьләрне һәм гади район халкын җыйды. Тантаналы рәвештә, бик күп килгән якташларының һәм кунакларның алкышлары астында, Аксубай районының башлыгы Гилманов Камил Камал улы 60 елдан артык бергә гомер иткән Завал Магсум улы һәм Мингөлсем Гелметдин кызы Зайдуллиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаль тапшырды. Юбилярлар адресына котлаулар  яңгыраганнан соң, барлык парлар «Мәхәббәт вальсын» биеделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International