Проект авыл хуҗалыгы производствосын планлаштыру һәм эш этапларын контрольда тоту өчен оештырылган.Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглау буенча да кулланылачак. Әлеге системасы (ТР ГИС АГРОСӘНӘГАТЬ) җирле муниципаль белгечләр һәм җитәкчеләр өчен куелган бурычларны үтәүдә зур ярдәмче булып тора.. Бүгенге көндә безнең районда 76233 гектар авыл хуҗалыгы җирләре паспортизировать ителгән , бу гомуми санның 93,3 процентын тәшкил итә.