Мәхәббәт йөрәкләрне һәм күңелләрне җылыта. Тугрылык алдагы тормышка көч өсти, яхшы киләчәккә өмет бирә. Ике кешене мәхәббәт һәм тугрылык берлештергән вакытта гаилә барлыкка килә. Иң тылсымлы көн - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә берьюлы ике яшь пар - Рамил һәм Алсу Хамитовы һәм Максим һәм Татьяна Сулейманкиннар - үз гаиләләрен төзеделәр.