Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Россия пенсия фонды идарәсендә Леонид Леонидович Жуковны күңелле сюрпризлар көткән. Идарә башлыгы Владимир Тимофеев аңа тантаналы төстә пенсия таныклыгы тапшырды һәм юбилее белән котлады. "Бүген Сез «пенсионер» статусын алдыгыз, ләкин бу картлык дигән сүз түгел.
Пенсионер булу мактаулы!" - диде Владимир Тимофеев. Ахырында Леонид Жуковка җирле пенсионерлар партиясе әгъзасы булырга тәкъдим ителде.