Ел саен үткәрелә торган эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» VI ачык республика телевизион иҗат фестивале ачылу турында игълан ителде

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле җитәкчеләр!

Ел саен үткәрелә торган эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» VI ачык республика телевизион иҗат фестивале ачылу турында игълан ителде.

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» Республика иҗат фестивале 2013 елдан бирле Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Фестиваль социаль әһәмияткә ия проект һәм  коммерция максатлары белән уздырылмый. Фестивальнең миссиясе яңа буын кадрларны формалаштыруга, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшь кешеләр иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән. Фестивальдә команда һәм  аерым предприятие һәм оешма вәкилләре катнаша ала. Сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар, торак-коммуналь хуҗалык, хастаханә, муниципалитетлар, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе һ. б. өлкәләрдә эшләүче, яше 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булганнар  катнашырга хокуклы.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2018 елның октябрь-ноябрь айларында  дүрт зонада: Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Казан шәһәрләрендә, ә  суперфинал һәм гала-концерт Казан шәһәрендә узачак.

Фестивальнең яңартылган нигезләмәсен һәм барлык кирәкле мәгълүматларны  Фестиваль рәсми сайтында – http://bzzm.ru/ табарга мөмкин. Катнашу өчен гариза2018 елның 25 сентябренә кадәр бирергә кирәк. Фестивальдә катнашучылар оештыру взносы түләмиләр. Фестивальдә катнашучыларның юл чыгымнарын җибәрүче як үзе түли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International