Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза язарга өлгер

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Социаль хезмәтләр алырга хокуклы  федераль ташламалардан файдаланучылар, ләкин хәзерге вакытта аны акчалата алучылар, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр пакетын кайтару максаты белән Пенсия фондының территориаль органнарына  яки шәхси кабинет аша ПФР сайтына гариза яза ала дип искә төшерә Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондыны. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә..

Социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын үз эченә ала:

• дару препаратлары табиб  рецептлары буенча, медицина әйберләре табиб рецепты буенча, инвалид балалар өчен махсус дәвалау туклануы продуктлары ;

• төп авыруларны профилактикалау максаты белән  шифаханә-курортларга юлланма;

• Тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара   транспортта дәвалану урынына бару һәм кайту бушлай;

«Федераль льгота алу хокукына ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, радиация йогынтысында зыян күргән затлар ия була ала. “Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 144 мең диярлек  кеше ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International