Спас районының Болгар шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты .

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләре көн кадагындагы мәсьәләләр буенча фикер алышырга,  ярдәм итүнең өстәмә механизмнарын эшләргә, шулай ук һәр муниципаль районда һәм җирлектә эшләрнең торышын анализларга мөмкинлек бирә.

Шулай ук хуҗалык алып баруда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары бүләкләнде, болар Тахтала авылыннан Әнвәр Шәрифуллин һәм Карасу авылыннан Галим Нигъмәтуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International