«Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау»

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 2019 елның 13 февралендә район мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау» дигән тантаналы чара узды.

Чараның мәртәбәле кунаклары-отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов; отставкадагы милиция подполковнигы, Әфган сугышында катнашучы Владимир Крайнов.; Аксубай районы эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Шамил Сәхәбетдинов,; Аксубай районы Хәрби-Диңгез флоты ветераннары  Советы рәисе Николай Прончатов; җирле РОГО ДОСААПФ оешмасы рәисе Петр Волков .

База мәктәпләре Герой-якташларга багышланган күргәзмәләрен тәкъдим итте. Чараны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм МКУ «Мәгариф бүлеге» җитәкчесе Станислав Зайцев ачып җибәрде.

Чара кысаларында, тантаналы рәвештә,  Аксубай районының гомуми белем бирү оешмаларыннан 51 укучы  Яшь Армия сафларына кабул ителде. Шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашкан гражданнарга район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе һәм «Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Чара ахырында барлык катнашучылар да Батырлар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International