4 октябрьдә Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры узды

2019 елның 6 октябре, якшәмбе

"Денс-тайм" хореография төркеменең (җит. Краснова Венера, район мәдәният йорты) - жюри әгъзаларының таланты белән тагын бер кат сокландырдылар.

Беренче тапкыр нәкъ менә бу конкурста катнашып, Тамашачылар мәхәббәтен яулый алдылар:

- «Кәеф» бию коллективы (җит. Валентина Ивановна Гурьянова, Район мәдәният йорты);

Балалар сәнгать мәктәбенең «Фантазия» хореография ансамбленең искиткеч кызлары (җит. Макарова Майя) һәм балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» хореография ансамбле(җит.Майя Макарова, Римма Рыбина, Данил Исхаков)

Концерт номеры белән Майя Макарова-балалар сәнгать мәктәбе укытучысы һәм хореографы;

4 октябрьдә Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Безнең йорт — Татарстан»республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры узды.

 Чарада Аксубай, Чистай, Спас, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары коллективлары һәм башкаручылары катнашты. 150дән артык катнашучы 50гә якын матур номер тәкъдим итте.

Фестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи баету мәйданчыгына әверелде һәм үз тамашачысын җылы атмосфера, матур номерлар белән каршы алды. Чараның барлык иҗат коллективлары да катнашучы дипломнары белән бүләкләнде. Фестиваль нәтиҗәләре 2019 елның 4 ноябрендә Казанда узачак фестивальнең гала-концертында ясалачак.        

 Безнең Аксубай районы тамашачыларга гына түгел, жюри әгъзаларына да соклану һәм алкышларга күмелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International