Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларда аны алга сөрү максаты белән якланган «Яшел продукция» брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәкләрдә бердәм үрнәктәге махсус билгеләнешләрне урнаштыру хокукына ия булачак.Кибеткә килгәч, сез әлеге продукцияне төрелмәдәге махсус билге буенча һәрвакыт таный аласыз.ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия «Яшел» брендының киләчәген сайлауда катнашырга һәм, сылтама буенча күчеп, сезгә иң ошаган вариант өчен тавыш бирергә тәкъдим итә.
Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1584255.htm