«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

«Татарча диктант» белем бирү акциясе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан уздырыла.

Акциянең асылы ‒ РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.

Һәр кеше яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына бәйсез рәвештә Акциядә катнаша кала.

Диктант Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында бер көндә уздырыла.

Уздыру көне һәм вакыты: 2019 ел, 19 октябрь, 13.00.

Районда әлеге акция түбәндәге белем бирү мәйданчыкларында уздырыла: “ З.Т.Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп белем бирү мәктәбе”, “Н.Думави исемендәге Дума төп белем бирү мәктәбе”, “Иске Кыязлы төп мәктәбе”, “Түбән Татар Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “Яңа Үзи төп белем бирү мәктәбе”, “Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “М.И.Габдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “В.Г.Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”, “В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшы урта белем бирү мәктәбе

Теләге булган кешеләрне мәйданчыкларда көтеп калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International