1 ноябрь көнне район мәдәният йортында Зур этнографик Диктант булып узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Халыкара акция быел инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктантны милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты, «Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «бергә» Удмуртия Республикасы яшьләр милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясе оештыра.

Диктант язуда мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм укытучылар актив катнаштылар. Акциядә барлыгы 80нән артык кеше катнашты. Сәламләү сүзе белән Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Исмәгыйль улы Моратшин чыгыш ясады. Акцияне үткәрүдә волонтерлар-мәдәният хезмәткәрләре булышты.

Диктанттан соң катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кемгәдер сораулар җиңел, кемгәдер четерекле булып тоелды, әмма барысы да сораулар хәтердә калачак дип ышана

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International