Изгелек кисәкчеге

2019 елның 6 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр мөмкинлекләре чикле балалары яшәгән гаиләдә кунакта булдылар. Курчак театры күрсәттеләр, уен-викториналар үткәрделәр, бәхет, укуларында уңышлар теләделәр.  Кыз шат, канәгать калды һәм тагын бер кат кунакка чакырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International