Декабрь аенда Православие чиркәве Изге Екатеринаны, аның хезмәтләрен һәм батырлыкларын искә ала һәм хөрмәтли. Изге Екатерина хөрмәтенә бәйрәмне каршылаган Иске Саурыш авылында яшәүчеләрнең хис-тойгыларын һәм дулкынлануларын әйтеп булмый. Аксубай православие храмы руханисы Антоний бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар катнашты:
Авыл җирлеге башлыгы Кузьмин Андрей Георгиевич;
Аксубай МР «Мәдәният бүлеге» начальнигы Тимирясов Алексей Сергеевич.
Мәдәният хезмәткәрләре театральләштерелгән концерт программасы әзерләгәннәр. Катнашучылар: Иске Саурыш, Савгач, Урмандәй , Иске Үзи мәдәният йорты артистлары.
Бәйрәм өчен барысына да зур рәхмәт.
Авыл озак еллар халыкны саклаячак Изге Екатерина йолдызы астында туган, дип ышанасы килә.