Ветеринария табибы Зәйдуллина Алсу чираттагы мәче стерилизациясен уңышлы уздырды.

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе
  Песине стерильләштерү-аналыкның җенси әгъзаларын ( аналык күкәйлекләрен һәм мөгезләрен) бетерүнең хирургик ысулы. Бу операциядән соң җенси рефлекслар тулысынча югала. Гадәттә хайваннан нәсел алмау өчен, җенси Система патологияләренең төрле формаларында, патологик бала табуда үткәрелә. Операция гомуми наркоз астында үткәрелә, наркоздан соң реабилитация чоры 13 көн тәшкил итә. Стерилизация алдыннан 12 сәгатьлек ачлык диетасына түзәргә һәм операциягә кадәр 5 сәгать су бирмәскә кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International