27 апрельдә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

2024 елның 26 апреле, җомга
  Безнең район традицион рәвештә Липатов урамындагы 7 нче сәүдә мәйданчыгында катнаша .      Исегезгә төшерәбез ,ярминкәләр 16 мартта башланды, барлыгы район 4 ярминкәдә катнашты . 4 ярминкә нәтиҗәләре буенча 8,76 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, Ярминкәләр үткәрү өчен районның барлык 21 авыл җирлеге , шәхси ярдәмче хуҗалыклары ,КФХ һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары җәлеп ителгән. Мәдәният бүлеге һәр ярминкәдә концерт номерлары тәкъдим итте шулай ук район агрофирмалары тарафыннан ярминкәләргә килүчеләргә бушлай туклану оештырылды.    Киләсе ярминкәләрне сентябрь уртасында башлау планлаштырыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International