Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

2024 елның 28 апреле, якшәмбе
Тантана Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышлана. Бүләкләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, төрле һөнәр вәкилләре: заводчылар, төзүчеләр, нефтьчеләр, инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, табиблар, укытучылар. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән якташыбыз, урман тармагы ветераны Александр Степанович Ильмухин бүләкләнде. Александр Степанович урман эшенә 45 ел багышлый. Пенсиягә чыкканчы һәм 10 ел лаеклы ялда булганда, ул урманны саклау һәм яклау буенча инженер булып эшли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International