26 июнь көнне Урмандеево авылында Уяв бәйрәме уздырыла.
Бәйрәмгә районның иң яхшы чуаш коллективлары һәм аерым башкаручылар киләчәк. Кунакларны театральләштерелгән милли йолалар, борынгы чуашларның әйлән-бәйләне, бай эчтәлекле концерт программасы, халык иҗаты күргәзмәсе көтә. Шулай ук “Милли алачык“, балалар мәйданчыгы эшләячәк, спорт ярышлары да оештырыла.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды