Районның дәүләт автомобиль инспекторлары апрель-май айларында Бөтенроссия “Дистанция“ социаль кампаниядә катнаштылар.
Юллардагы агымдагы хәл шундыйрак: күп очракта юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга, дистанцияне дөрес сайлап алмау һәм аны үтәмәү кагыйдә бозуларның иң тупасы санала.
– Кампаниянең төп максаты – төрле юл шартларында имин дистанция сайлап алмау һәм аны үтәмәү сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре исәбен киметү, – дип билгеләп үтте Аксубай районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин. – Дистанцияне дөрес сайлау һәм аны үтәү юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин иткән зур билгеләнешкә ия элементларның берсе.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды