Шәхси секторны һәм мәктәпләрне тикшерәләр

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Язгы-җәйге чор – күзәтчелек эшчәнлеге Идарәсе хезмәткәрләре өчен кызу эш вакыты.

Дәүләт янгын күзәтчелеге һәм Дәүләт янгынга каршы хезмәт инспекторларына янгын иминлеге чараларын үтәүне контрольләүне гамәлгә ашыру һәм кагыйдә бозуларга юл куймау бурычы йөкләнгән. Эссе көннәр җитү белән янгын чыгу очракларының елдан-ел арта баруы күзәтелә, бигрәк тә шәхси секторда. Граҗданнар елның әлеге чорында учак ягып, коры үләннәрне һәм чүпне яндыруга актив керешәләр. Ә җәен инспекторлар янгын куркынычы чорында янгыннар чыгуга юл куймауны күзәтүне гамәлгә ашыралар һәм белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына һәм җылыту сезонына әзерлекләрен тикшерәләр, шулай ук “Торак“ операциясе кысаларында шәхси секторда профилактик чаралар да уздырыла.

– Җәй көне без, кагыйдә буларак, белем бирү оешмаларын тикшерәбез. Монда таләпләр югары, чөнки җаваплылык үлчәвендә – балалар гомере. Беренче эш итеп чорма биналарының уттан саклагыч эшкәртү үткәнлеге, эвакуация юллары, утсүндергечләрнең һәм янгын гидрантларының булуы, янгын сигнализациясе төзеклеге һәм башка бик күп нәрсәләр тикшерелә, – дип аңлатты Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Таһир Шәйхетдинов.

Белгеч аңлатканча, июнь аенда районда белем бирү учреждениеләренең 80 проценты тикшерелгән. Янгын күзәтчелеге инспекторлары физик һәм юридик затларның янгын таләпләрен бозуларын гына ачыклап калмыйлар, шулай ук, күрсәтмәләр төзү юлы белән ачыкланган җитешсезлекләрне үз вакытында бетерү өстендә дә киеренке эш алып баралар. Яңа уку елы башланганчы күрсәтмәләр бирелгән учреждениеләр вак-төяк җитешсезлекләрне дә гамәлдән чыгарырга тиеш, чөнки гадәттән тыш хәлләрдә аларның һәркайсы аянычлы роль уйнарга мөмкин.

Күзәтчелек органы тарафыннан параллель рәвештә профилактик планлы эш тә алып барыла – күптән түгел күзәтчелек буенча чаралар барышында Яңа Тимошкино мәктәбе һәм авыл өчен янгын сүндерүдә кулланылган янгын гидранты урнаштырылды.

 

Фото: www.vsedela.ru


Людмила ЖАРЕНОВА.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International