33 мәктәпнең 30ы әзер

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Татарстанда 3нче августтан  яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән мәктәп республика смотр-бәйге старт алды.

 

Смотр-бәйгедә катнашучылар жирәбә салу юлы белән билгеләнә. Составында Роспотребнадзор, мәгариф бүлеге, Дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре булган комиссия 33 белем бирү учреждениесен тикшерде. Шуларның 30 ы, вак-төяк кисәтүләр белән, яңа уку елына әзер дип табылды. Иң яхшы әзерләнүчеләр арасында Яңа Ибрай, Иске Ильдеряк, Иске Кыязлы, Татар Майнасы, Трудолюбово, Яңа Үзи мәктәпләре, Аксубайның 3 нче мәктәбе, Түбән Баланда комплексы.

Комиссия мәктәп яны территориясен дә игътибардан читтә калдырмады. Барлык белем бирү оешмалары да диярлек мәктәп территорияләрен чәчәкләр, куаклар белән бизәгән. Керү төркемнәре косметик ремонтланган.

 

Роспотребнадзор тарафыннан ясалган төп кисәтүләр арасында –  язу такталары өстенә софитлар кую,  укучының буена карап җиһазларны төрле төсләр белән маркировкалау, җилләткеч системаның сафта булуы, тәрәзә пыялаларының ватык булмавы, аларда москит челтәрләрнең булуы. Идәннәрдә ярыклар булмаска тиеш. Химия лабораториясенең һава суыру шкафы белән җиһазланган булуы шарт.

– Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексларында түбәсе ябык комлыкларны дөрес җиһазларга һәм аларны  ай саен гельментларга тикшереп торырга, – дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның баш эксперты  Андрей Тимирясов. –  Көнкүреш химиясе сакланган шкафлар бикләнергә тиеш. Кагыйдә буларак, күпчелек объектларда мондый кагыйдә бозулар бар әле.

Барлык кагыйдә бозулар да махсус актта теркәлеп бара һәм алар кыска вакыт эчендә бетерелергә тиеш, шулай эшләмәгәндә мәктәпләргә яңа уку елын башларга  рөхсәт бирелмәячәк.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International