Юл статистикасы

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Июль аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре 404 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагын ачыклаган, шул исәптән 76сын полициянең участок вәкилләре.

107 машина йөртүчегә тизлекне арттырган өчен административ беркетмә төзелгән, 68 машина йөртүче – иминлек каешын эләктермәгән өчен, 106сы – юл билгеләре таләпләрен үтәмәгән өчен, 45е иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш транспорт чарасына идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган, 4сенең автомобильгә идарә итү таныклыгы булмаган, 9 машинаның дәүләт билгеләре укырлык хәлдә булмаган. Транспорт чарасына идарә итүгә хокуклары булмаган 4, машинасы төзек хәлдә булмаган 25, юл һәлакәте урынын калдырып киткән 5, штраф түләмәгән 4, руль артына исерек хәлдә утырган 11 машина йөртүче дә җәзага тартылган.

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International