Тәрбияче уеннар уйлап таба

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә “Колобок“ балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Лодоркина хәзерге заман технологияләрен куллана.

– Үз эшемдә мин сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче технологияләрне кулланырга тырышам, – дип фикерләре белән бүлеште тәрбияче. – Кече төркемнән үк сабыйларны авызны чайкарга, елның җылы вакытында җирдә, чирәмдә, массаж җәймәләрендә яланаяк йөрергә күнектерәм, йокыдан соң һәм физкультура дәресләрендә һава ванналарын кулланам, шулай ук бармак һәм сулау гимнастикаларын эшкә җигәм.

Валентина Николаевна “Дом, лес“ – “Өй, урман“ компьютер уенын уйлап тапкан һәм аның ярдәмендә балалар рус һәм татар телләрен өйрәнәләр. Әлеге уен “Иң яхшы дидактик уен“ бәйгесенә тәкъдим ителгән һәм район буенча 2 нче урынны яулаган.

– Балаларга төрле экспериментлар уздыру ошый, шулар ярдәмендә алар үзләре нәтиҗәләр ясыйлар һәм фикер йөртәләр, – дип сөйли педагог. – Алар суның салкында бозга әйләнүен, суның төрле төсләргә буялуын, һаваның җиңел һәм төссез икәнен беләләр. Шулай ук тәрбияче традицион булмаган буяу системасын да куллана, бу балаларның танып белүен арттыра.

– Без бармаклар, куллар, капкачлар, кул кабыргасы белән рәсемнәр ясыйбыз һәм башка төрле материалларны да файдаланабыз. Куллар белән ясау балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә кызыклы. Әти-әниләрне шундый рәсем ясау алымы белән таныштырыр өчен мин мастер-класс үткәрдем, – дип сөйли Валентина Николаевна.

Балалар бакчасында “Туган ягыңны бел һәм ярат“ дип аталган озак вакытлы проект эшләнгән. Балалар бакчасы территориясендә экологик сукмак булдырылган. Әлеге “экологик тирәлек“ мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик-педагогик эш алып барырга ярдәм итә. Шулай ук территориядә чәчәк клумбалары да күп.

– Хәзерге заман алдынгы технологияләрен куллану миңа үз эшемне яңа сыйфатлы баскычка күтәрергә, белем бирү процессы эчтәлеген яңартырга, тәрбияләнүчеләрнең дәүләт белем бирү стандартларына туры килгән белемлелек сыйфатын тәэмин итәргә ярдәм итте, – дип йомгаклады сүзен Валентина Лодоркина.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International