Суда иминлек турында

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында кышкы чорда районның су объектларында кешеләрнең һәлак булуына юл куймау турында сөйләштеләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендә комиссия, авыл җирлекләре башлыкларына боз аша үтеп йөрү урыннарында вакытлыча коткару постлары, боз өстеннән йөрүне тыйган билгеләр урнаштыруны йөкләгән карар кабул итте. Кешеләрнең боз аша хәрәкәт итү иминлеген тәэмин итү максатыннан сулыклар тирәсендә даими рейдлар үткәрү, халык, мәктәп укучылары һәм бакчага йөрүче балалар белән аңлату эшләре алып бару киңәш ителде.

– Елгаларда бозның ныклап катуына кадәр вакыт бар әле. Әмма көтмәгәндә туңдырып куярга да мөмкин. Менә шуның өчен профилактик эшләрне хәзер үк үткәрү мөһим, – дип саный Анатолий Горбунов.

Фото: gtrk-saratov.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International