Савым арта

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә район фермаларында гомуми күләмдә 60 тонна 200 килограммнан күбрәк сөт савып алына.

Бу күрсәткеч үткән ел дәрәҗәсенә карата 108 процентны тәшкил итә. “Аксубай“ агрофирмасының “Смена“, “Баланда“, “Трудолюбово“, “Тимошкино“, “Тукай“ һәм “Луч“ бүлекләре терлекчеләре узган ел белән чагыштырганда сөт савып алу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу агрофирмада бер сыердан савып алынган уртача тәүлеклек сөт күләме уртача республика күрсәткеченнән бер килограммга артык һәм 13,4 килограммны тәшкил итә. “Аксу Агро“, “Колос“ ҖЧҖ агрофирмаларында да сөт саву күрсәткечләре тотрыклы.

Поделитесь с друзьями

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International