Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре 387 юл кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 40ын – полициянең участок вәкилләре.
Дәүләт теркәү номерлары укылмаган – 10, тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән – 7, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән – 30, машина кую кагыйдәләрен бозган, ягъни транспорт чарасын инвалидлар өчен көйләнгән урынга куйган – 33, юл билгесе таләпләрен үтәмәгән – 92, туктау яки машина кую кагыйдәләрен бозган – 124, куллануга яраксыз машина руле артына утырган – 20 машина хуҗасы тоткарланган. Иминлек каешын эләктерү кагыйдәләрен бозган 8 шофер һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозган 8 җәяүле җәзага тартылган. Сигез район кешесенә – штраф түләмәгән өчен һәм өчесенә алкоголь кулланган килеш машина белән идарә иткән өчен административ беркетмә төзелгән.
Людмила ЖАРЕНОВА.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды