Көмеш “тура“ – аксубайлыларда

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Районда пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча республика ярышларының зональ этабы үтте.

Аксубайга Татарстанның Кама аръягы зонасы – Нурлат, Чирмешән, Спас, Әлки, Алексеевск районнарыннан интеллектуаль спорт төрен яратучылар килде һәм көч сынашуда шулай ук мәйдан хуҗалары да катнашты. Аларны “Яшьлек“ спорт комплексында җылы каршы алдылар. Ярышлар башланганчыга кадәр тармак ветераннары чәй табыны артында бер-берсе белән танышып аралашырга да өлгерделәр.

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров кайнар котлады.

– Чын күңелемнән сезгә уңышлар һәм көнне күңелле итеп үткәрүегезне телим! – диде ул.

Ярышларның баш хөкемдары Анатолий Калмыков турнир шартлары белән таныштырды, көч сынашуларга “старт“ бирде.

Ярышларда катнашучылар өлкән яшьтә булсалар да, дулкынлану хисләре аларны да читләтеп үтмәде. Залда киеренкелек сизелде. Безнең район командасы үз позициясендә нык торды. Иң оста шахматчыларның берсе Михаил Водышев, бер генә кешегә дә җиңүгә шанс калдырмыйча, барлык матчларда да уңышлы уйнады. Шашкачы Геннадий Горбатов дүрт партиянең өчесендә отты. Елена Прокопьева шашка буенча өченче нәтиҗә күрсәтте. Шахматчы, журналистика ветераны Ирина Крюкова да команда абруен лаеклы яклады. Турнир таблицасының гомуми нәтиҗәсендә аксубайлылар, Нурлат районыннан килгән кунакларга ике очкога оттырып, икенче булдылар. Призерлар өчлеген Чирмешән командасы япты.

Фотогалерея
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International