“Бозым“ны да кайтаралар, картадан акчаны да салдыралар

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Татарстанда “Сак булыгыз – алдакчылар!“ мәгълүмати акция кысаларында профилактик чара үтә.

Анда Аксубай полиция хезмәткәрләре дә катнаша – алар ничек алдакчылар кармагына эләкмәскә дигән киңәшләр белән листовкалар тараталар.

Кәрәзле элемтә, Интернет чараларын кулланып кылынган алдау очраклары хәзерге вакытта Аксубай муниципаль районы территориясендә иң киң таралган алым булып тора. Алдалау очракларының күпчелеге дәвалау, бозым кайтару, хәтта акча алмашына дигән сылтау белән дә кылына. Соңгысын чегән милләтеннән булган халык еш куллана.

Бушлай игъланнар урнаштырылган сайтта товар сатып алу сылтавы белән кылынган алдалау очраклары да сирәк күренеш түгел (мисалга, гражданка Ф. үгез сатам дип игълан урнаштыра, билгесез зат, игъланны укыдым, үгезеңне сатып алам, дип шалтырата, акча күчерер өчен счет номерын һәм банк картасының пин-кодын җибәрүне сорый. Ф. аларны хәбәр иткәннән соң картасыннан акчасын салдыруларына төшенә).

– 2016 елның 12 ае нәтиҗәләреннән мәгълүм булганча, районда 18 алдау очрагы кылынган, шуның 15е – кәрәзле элемтә һәм Интернеттан файдаланып. Җиде алдау очрагында вирус кулланылган, – дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге штаб начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Любовь Турлукова. – Кагыйдә буларак, акча урлауга бәйле җинаятьләрнең күпчелеге, вирус программалары аша Интернет челтәренә керүне чикләгән алым белән кылына. Мобильле җайланмалар аша мобильле банктан файдаланучы гражданнарга, счетларындагы акчаны урлауга юл куймас өчен вируска каршы программалар урнаштырырга кирәк. 2016 елда теркәлгән ике алдау очрагында кешеләр Интернетка товар сатырга куйганнар һәм җинаятьчеләргә банк картасы пин-кодларын үзләре үк биргәннәр. Берсе авиабилетка заказ биргән, биш алдау очрагында зыян күрүчеләр җинаятьчеләргә карта реквизитларын үзләре хәбәр иткәннәр һәм шуннан соң акчадан коры калуларына төшенгәннәр.

Полиция хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, 2016 елда районда социаль мошенниклык очраклары теркәлмәгән, ә менә 2015 елда булган. Алдакчылар үзләренең корбаннары сыйфатында яклаучысыз халык катламын: пенсионерларны, инвалидларны, балаларны сайлыйлар. Бүгенге көндә мошенниклыкның дистәләгән төре гамәлдә. Алар сезнең өйләрегезгә социаль, медицина, газ хезмәте хезмәткәрләре булып килергә мөмкин. Кайберләре кешеләрнең, нигездә пенсионерларның ышанычын яулар өчен арзан бәядән товар, дарулар, хәтта матди ярдәм дә тәкъдим итәргә мөмкин.

“Хокук саклау органнары“ хезмәткәрләре исеменнән мошенниклык гамәлләре кылу белән шөгыльләнүче төркемнәр дә активлашты. Алар гражданнарга, туганнарыгыз юл-транспорт яки башка һәлакәтләргә юлыктылар, дип телефоннан шалтыратып яки смс аша ялган хәбәр салалар һәм “җинаять эше ачудан баш тарту мәсьәләсен хәл иткән“ өчен акча таләп итәләр.

– Җинаятьчеләр кармагына эләгүчеләр арасында югары белемле кешеләр дә бар. Бу мондый алдалау очракларыннан саклануда хәтта юридик белемгә ия булу да аз дигәнне аңлата, – дип кисәтә подполковник Любовь Турлукова. – Мошенникларны күпмедер дәрәҗәдә психологлар дияргә дә була, алар коткыга тиз бирелүчеләр хисабына көн күрүләрен дәвам итәләр. Моңа охшаш күңелсезлекләргә юлыкмас өчен гражданнарның үтә дә уяу һәм игътибарлы булуларын һәм шулай ук үзләренең өлкән яшьтәге әти-әниләре, туганнары белән әлеге темага әңгәмә коруларын үтенеп мөрәҗәгать итәм.

 

Фото: kazan.mk.ru
Людмила ЖАРЕНОВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International