Түбән Татар Майнасы мәктәбендә фәнни – гамәли конференция.

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Түбән Татар Майнасы мәктәбендә фәнни – гамәли конференция.

2017 елның 18 мартында  Тубән Татар Майнасы  урта мәктәбендә туган як тарихын өйрәнү буенча фәнни – гамәли конференция  уздырылды. Конференциядә Бөтентатар туган якны өйрәнү җәмгыяте, Татарстан фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты һәм А.Халиков исемендәге археология институты вәкилләре, Кама аръягы районнарыннан музей җитәкчеләре, укытучылар катнашты. Конференциядә катнашучыларда тарих фәннәре докторы, АКШ ның Висконский университеты профессоры Юлай Шамилуглы чыгышы аерым кызыксыну уятты  Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән авыл тарихын өйрәнеп китап чыгаручыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

“Фәнни-гамәли конференцияләр гадәттә шәһәрләрдә оештырыла. Үзебезнең мисалда башкаларга да авыл шартларында галимнәрне чакырып, фәнни эшчәнлек алып бару мөмкинлеген күрсәтергә теләдек. Түбән Татар Майнасы – кечкенә авыл, ул беркайчан да зур булмаган. Шулай да авылның тарихы бик бай һәм борынгы. Күпме генә өйрәнсәм дә, яңа, кызыклы фактлар чыгып тора,” – диде мәктәп директоры Рафик Гомәрович Насыров.

Чарада авыл мәктәпләре ябылу мәсьәләсенә дә сөйләделәр. “Районда авыл мәктәпләрен саклап калырга тырышабыз. 2014 елда Түбән Майна авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзи алдык. Бу эштә авыл халкының һәм мәктәп директорының да өлеше шактый. Халык үз авылын саклап калырга тырышмаса, мәктәп төзеп булмас иде,” – ди Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов.

Галимнәр, конференциядә катнашучы барлык укытучылар да конференция эшен югары бәяләделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International