Санлы чорда кулланучылар хокуклары

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Аксубайда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне менә шул шигарь астында үтте.

Шуңа бәйле кулланучылар белән түгәрәк өстәл өчен электротехника кибетләренең берсе сайланды да инде. ТР Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче-белгече Госман Билалов гражданнарга аларның хокуклары һәм хокукларны яклау механизмнары хакында җиткерделәр, тематик буклетлар тараттылар. Шулай ук кулланучыларга Интернеттан товар сатып алуга бәйле аңлатмалар бирделәр, чөнки халыкның киң күләмле катламы дистанцион алым белән дә эш итә, ә бу очракларда аларның хокукларын яклау бүгенге көндә актуаль мәсьәлә булып тора. Кулланучылар хокуклары бозылганда 2-74-55 (Роспотребнадзор), 2-93-21 (Госалкогольинспекция) телефоннары буенча шалтыратырга, шулай ук 8-917 224 87 94 “кайнар линия“ телефонын җыярга мөмкин.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International