Чаңгы юлындагы уңышлар

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Нурлат районының Богдашкино авылында чаңгы буенча ачык ярышларда Аксубай командасы беренче урынны яулады.

Чаңгычылар Рәфис Бикушев, Чулпан Ногманова, Алексей Бульбов, Ләйлә Каюмова, Илгиз Мостафин, Алсу Сәрвәртдинова, Камил Саматов, Рәмис Бикушев үзләренең яшь төркемнәрендә йөгереш җиңүчеләре булдылар. Айназ Гатауллин, Булат Мифтәхов, Илгиз Хәсәнов, Гөлдания Гелметдинова, Илвир Хамәтов һәм Илгиз Хәсәнов та призерлар өчлегенә керделәр.

Тәҗрибәле спортчылар чаңгы юлына баскач, вакыйгалар тагын да кискенләште. Владимир Кожеманов үзенең яшь төркемендә шәп нәтиҗә күрсәтте. Рәис Бикушев һәм Зоя Шихранова да искитмәле җиңү алып килделәр. Спорт ветераннары арасында Леонид Воркунов өченче призер булды.

Безнең чаңгычылар Самара өлкәсенең Сергеевск районында үткән ачык чаңгы ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясадылар.

Искеибрайлы Рәфис Бикушев 5 километр дистанциядә финишка өченче килде. Яшүсмер яхшы күрсәткечләре өчен медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнде.

Иске Ибрай авылы чаңгы юлында республикада узачак ярышларда катнашуга сайлап алу ярышлары үтте.

Беренчелек өчен ярышлар киеренке барды, чөнки чаңгы юлына районның иң җитез спортчылары чыкты. 2003-2004 елларда туган катнашучылар арасында – Илгиз Мостафин һәм Алсу Сәрвәртдинова, бер яшькә кечерәк спортчылар арасында Камил Саматов (исемнәре телгә алынган чаңгычыларның барысы да Иске Ибрайдан) һәм Яна Зайцева (Иске Ильдеряк) иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 2007 елгы укучылар арасында искеибрайлылар Илназ Хәсәнов һәм Динә Әхмәтова җиңү яуладылар. Бу балалар чаңгы буенча республика ярышларында безнең районны тәкъдим итәчәк.

Командалар исәбендә беренче урын – Иске Ибрай, икенче урын – Иске Ильдеряк, өченче урын Иске Тимошкино мәктәпләренә бирелде.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International