Электрон тәртиптә

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Хәзерге вакытта ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре порталында хезмәтләр билгеләүгә электрон гариза бирү мөмкинлеге пәйда булды.

Мондый гаризаларга балага айлык пособие, мәктәпкәчә балалар учреждениесе өчен төп һәм өстәмә компенсацияләр, айлык акчалата түләүләр (пенсионерларга), инвалидларга ТКХ өчен түләүләргә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләргә ТКХ өчен түләүләргә субсидия-ташламалар, күп балалы гаиләләрдән булган балаларның юлда йөрүе өчен субсидияләр керә. Моның өчен РФнең gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта теркәлергә, аннан соң uslugi.tatarstan.ru порталының төп битендә зәңгәр төстәге “Социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр, компенсацияләр, кабул итүгә язылу“ билгесен табарга. Алга таба “Пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләүгә гариза тапшыру“ тамгасын табып, үзегезгә кирәкле хезмәтне сайларга. Аннан ары соралган мәгълүматларны төгәл биреп, күрсәтелгән инструкциягә таянып эш итәргә.

Бары тик гариза статусын көтәсе генә кала. Белешмәләр өчен телефон: 2-92-76.

Ольга МАКАРОВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International