Тормышның әчесен дә, төчесен дә күргән

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Чуаш Енорускиносы авылында берничә озын гомерле кеше яши.

Ольга Исаншина – шуларның берсе. Күптән түгел аңа 90 яшь тулды. Исаншиннар йортында әбинең юбилее матур, шатлыклы бәйрәм мохитендә узды. Әбине котларга авылдашлары, Чуаш Енорускиносы төп мәктәбе вәкилләре белән бергә рәсми затлар: районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин килде. Алар чын күңелдән әбине юбилее белән котлап, РФ Президенты Путинның котлау хатын ирештерделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр белән сөендерделәр. Бәйрәм гаеплесе кунакларга ихлас рәхмәтен белдерде.

– Сезгә, балаларыгызга, безнең җилкәгә төшкән кыенлыкларны күрергә язмасын, – дип теләде әби.

Сугыш чорын ул күзләрендә яшь белән искә алды: үгез җигеп кырга чыкканнары, ачлыктан, хәлсезлектән аяктан егылган чакларны, ничек итеп игеннәрне урып җыйганнары турында сөйләде. Шулай да рухлары көчле, яшәү теләге зур булган аларның. Буыннары да ныгып җитмәгән кыз балага, ир-атлар белән беррәттән эшләргә туры килә. Хатын-кызлар бригадасы белән аны торф чыгару, урман хәзерләү эшләренә җәлеп итәләр. Чуаш Енорускиносы мәктәбендә егерме елдан артык идән юучы булып эшли. Техник хезмәткәр буларак, идән генә юып калмыйча, бинаны утын белән ягып җылыту да аңа йөкләнгән була. Балалар иртә белән җылы мәктәпкә килсеннәр өчен, иртәнге өчтә торып мич ягарга китә.

Ире Георгий Кузьмич белән ике кыз һәм биш ул тәрбияләп үстерәләр. Бергә 20 ел яшәгәннән соң, ире бакыйлыкка күчә. Өч улын җирләү аның сәламәтлеген какшата. Бүген ул төпчек улы белән иркен йортта гомер кичерә. Аның өчен барлык шартлар да тудырылган. Уллары һәм кызлары әниләренең сәламәтлеген кайгыртып, игътибар күрсәтеп яшиләр. Ольга Александровнаның алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

– Шундый мул тормышта яшәрмен дип уйламаган идем, – ди йорт хуҗабикәсе. – Мин бик бәхетле.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International