Паркларны һәм дискотекаларны тикшерәләр

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстанда “Россия балалары“ профилактик акция старт алды.

Аңа Аксубайның полиция хезмәткәрләре дә актив кушылды. Акция барышында дискотекалар үткәрү урыннары, парклар, күңел ачу һәм яшьләрнең башка вакыт үткәрү урыннары наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау предметына тикшереләчәк. Төнлә өлкәннәр озатуыннан тыш җәмәгать урыннарында булган яшүсмерләр дә игътибарсыз калмаячак. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гомумбелем бирү учреждениеләрендә көчле йогынты ясый торган матдәләр куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән тренинглар үткәрәчәк, мондый хокукка каршы гамәлләрнең юридик нәтиҗәләре хакында аңлатачаклар. Ә махсус тестлар яшьләр арасында наркотик бәйлелекнең иртә стадиясен ачыкларга ярдәм итәчәк, дип аңлаттылар Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә.


Людмила ЖАРЕНОВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International