#СТОПВИЧСПИД

2017 елның 19 мае, җомга

15еннән 21 майга кадәр “Стоп ВИЧ/СПИД“ Бөтенроссия акциясе уза.

Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган акция өченче тапкыр үткәрелә. Үзәк район хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов белдергәнчә, бүгенгесе көндә районда 26 ВИЧ авырулы кеше теркәлгән. Акция вакытында Аксубайда яшьләр арасында СПИДны профилактикалауга юнәлдерелгән төрле форматтагы чаралар – түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, эшлекле уеннар, тренинглар, бәйгеләр, флешмоблар үтәчәк. 21 май, Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көнендә Изге Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл фатихасы белән барлык Рус Православие чиркәүләрендә җеназа гыйбадәтләре үткәрү планлаштырыла.

 

Фото: shd3school.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International