Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре аша

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Аксубайның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның якынча нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре сайтында карый алалар.

Әлеге хезмәттән Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган хисап язмасы булган кулланучылар гына файдалана ала. Моның өчен Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына кереп электрон гариза юлларга кирәк. Анда исем-фамилия, әтиегезнең исемен, паспорт (сериясе кирәк түгел) һәм төбәк мәгълүматларын, яисә БДИда теркәлү кодын кертергә кирәк.

 

Фото: 1tulatv.ru


Ольга МАКАРОВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International