Продуктлылык югары

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Район терлекчеләре көтүләрнең продуктлылыгын арттыру өчен барлык резервларны кулланырга тырышалар.

Ферма хезмәтчәннәре узган ай нәтиҗәләре буенча терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сатуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Агымдагы елның биш аенда районда 10850 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән ел дәрәҗәсенә карата 109 процентны тәшкил итә. Ит җитештерү 921 тоннаны тәшкил итте – үткән ел күрсәткеченә карата 104 процент.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International