Түләүләрне кәгазь төрдә алу өчен

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

“Салым түләүченең шәхси кабинеты“ннан кулланучы аксубайлыларга шәхси милеккә салым түләүгә элеккеге кебек кәгазь квитанцияләр килсен өчен нәрсә эшләргә кирәк, бу турыда салым инспекторы Денис Миронкин аңлатма бирә.

2016 елның июненнән “Россия Федерациясе Салым кодексының 1 өлешенә үзгәрешләр кертү турында“гы 01.05.2016 елдан гамәлдә булган 130нчы номерлы-ФЗ Федераль канун үз көченә керде. Ул физик затларның салым органнарыннан документлар алу һәм шулай ук салым органнарына мәгълүматлар тапшыруның яңа тәртибен билгели. Бу үзгәрешләр нигезендә “Салым түләүченең шәхси кабинеты“ннан кулланучы физик затлар салым органнарыннан документларны Россия ФНС сервисы аша электрон формада алалар, аларга мондый документлар кәгазь төрдә башка җибәрелмәячәк. Бу 2016 ел өчен салым турындагы белешмәләрне кулланучыларга үзләренең “Шәхси кабинет“ларыннан карарга кирәк дигәнне аңлата.

“Шәхси кабинет“тан кулланучы инспекция тарафыннан формалаштырылган белдерүне икенче көнне үк күреп алачак. Бу зур өстенлек булып торачак, чөнки ул исәпләнгән салымнарны бюджетка банк бүлекләре аша һәм шулай ук онлайн рәвештә түләү мөмкинлеген үз эченә ала. Ләкин гражданнар арасында түләү кәгазьләрен элеккечә почта аша алырга теләүчеләр дә бар. Әлбәттә инде, мондый мөмкинлек тә күздә тотыла. Түләү белдерүләрен кәгазь төрдә алырга теләүчеләргә теләсә кайсы салым органына электрон имзаланган мөрәҗәгать юлларга гына кирәк. Квалификацияле булмаган көчле электрон имзаны “Салым түләүченең шәхси кабинеты“ аша түләүсез рәвештә алып була, моның өчен “Профиль“ бүлегендә “Электрон имзаны тикшерү өчен ачкыч сертификатын алу“ сылтамасына керергә.

Монда электрон имзаны саклауның ике вариантыннан берсен сайлап алырга мөмкин: кулланучы компьютерында яки Россия ФНСның “болыт“ саклау урынында. Электрон имзаны Россия ФНСның якланган урынында саклаган очракта, теләсә нинди җайланманы һәм хәтта телефонны да кулланырга мөмкин, бернинди дә өстәмә программалар кирәк түгел. Имза алу һәм белдерү юллау процедурасы сезнең бары тик 5 минут вакытыгызны алачак.

Түләү кәгазьләрен кулга алу турындагы белдерүне “Шәхси кабинет“ның “Профиль“ бүлегеннән һәм шулай ук “Салым түләүченең документлары“–“Электрон документлар әйләнеше“ бүлегеннән җибәреп була һәм моны 2017 елның 1 сентябренә кадәр эшләргә кирәк.

Белдерүне “Шәхси кабинет“ аша җибәргән очракта, барлык салым документлары (белдерү хатлары, салым түләү турындагы таләпләр) физик затлар адресына почта аша кәгазь төрдә юлланачак.


Ольга Макарова әзерләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International