Эшсезлек тискәре гамәлләргә этәрә

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы уырышы узды.

Утырышның төп өлеше эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсенең үткән ярты елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланды. ПДН инспекторы, полиция майоры Ләйлә Раузетдинова мәгълүматлар белән чыгыш ясады.

Беренче июльгә ПДНда 28 яшүсмер һәм 32 уңышсыз ата-ана исәптә тора. Хисап чорында үсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлгән. Үткән елның шул ук чорында – өч.

Әмма катнашучылар саны 7 кешегә кадәр арткан. Бу – борчылырга мәҗбүр итүче тискәре күрсәткечләр. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар саны билгеле дәрәҗәдә кимеде – моны исә уңай момент дип әйтергә була. Статистика уйланырга мәҗбүр итә: позитив тенденцияне ничек үзгәртергә? Балигъ булмаганнар белән профилактик эшне ничек көчәйтергә? Кайда игътибар биреп җиткерелмәгән?

Комиссия әгъзалары балалар арасында җинаять кылу очракларына анализ ясадылар. Һәм җинаятъ кылуларны һәм хокук бозуларны профилактикалау өчен яшүсмерләрне файдалы эшләр белән кызыктырырга кирәк дигән фикергә килделәр. Бу эштә теге яки бу яктан эшчәнлекләре балалар белән эшләүгә бәйле барлык оешмалар, иҗтимаги берләшмәләр катнашырга тиеш. Укучыларны һәм яшьләрне вакытны бушка уздырудан аерып, кызыклы массакүләм чараларны үз эченә алган тәрбия функциясен алга сөрергә кирәк. Мәсәлән, күптән түгел район үзәгендә уңышлы үткән “Буяулар фестивале“ кебек чараларга. Ул Аксубай яшьләренә һәм кунакларга күпме шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Шулай да район комиссиясе район яшьләренең, аеруча да җәйге чорда, вакытны бушка уздыру проблемасы барлыгын таныды. Яшүсмерләрнең вакытны бушка уздыруы, контроль булмау канун бозуларга этәрә. Файдалы эш белән шөгыльләнмәгән бер төркем яшьләр авыл клубларына баралар һәм һәрвакытта да үзләрен әдәпле тотмыйлар. Мондый очрашулар җирле яшьләр белән күңелсез аралашуларга китерә. Утырышта шулай ук җәйге чорда балигъ булмаган балаларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән ата-аналарга карата төзелгән беркетмәләрне тикшерү көн кадагына кертелгән мәсьәләләрнең берсе булды. Спиртлы эчемлекләр кулланган әниләргә дә комиссия каршына басарга туры килде. Һәрберсе белән җитди сөйләшү булды. Ул гына да түгел, ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен аларга карата штраф санкцияләре дә кулланылды.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International